Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру дәвам итә

19, 21 июль көннәрендә шахмат зоналары районның берьюлы берничә мәктәбендә ачылды.

«Мәгариф» милли проекты кысаларында Әлмәт районында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге комиссиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә милли проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча инициативасы белән республиканың мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру проекты тормышка ашырыла.

Проектның максаты-балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар булдыру, шулай ук кирәкле шартлар тудыру юлы белән эчтәлекле ял оештыру. 19, 21 июль көннәрендә шахмат зоналары районның берьюлы берничә мәктәбендә ачылды: 6 нчы мәктәп, Урсала урта мәктәбе, Югары Мактама төп гомуми белем бирү мәктәбе, Ерсубайкино төп гомуми белем бирү мәктәбе, Яшьләр поселогы, Миңлебай урта мәктәбе.

Шахмат комплектлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм экология буенча урынбасары А. Г. Хәбибрахманов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының нефть һәм газ разведкасы һәм чыгару буенча беренче урынбасары, шәһәр Советы депутатлары, «Перинаталь үзәкле Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсе»нең баш табибы урынбасары Т.Ф. Черемисина, «СМП-Нефтегаз»ның төзелә торган тиз йөрешле автомагистраль директоры Комарова Р. Ф., Югары Мактама авыл җирлеге башлыгы Нуриева Н. Т., Ерсубайкино авыл җирлеге башлыгы Николаева Е. Г., Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Веретенцева А. А., Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Рахимова И. М., Ямаши авыл җирлеге башлыгы Андревкина А. А. ярдәме белән сатып алынды.

Шахмат белән даими шөгыльләнү балаларны акыл белән уйларга, акыл белән эшләргә һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә, дөрес адымнар ясарга өйрәтә.

 

Чыганак: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса