Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт командасы яшь геологларның VII республика ачык кыр олимпиадасы призеры булды

Алты көн дәвамында укучылар кыр тукталышын оештыру буенча ярыштылар, минераллар, тау токымнарын өйрәнделәр һәм нефть эзләделәр.

Яшь геологларның VII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды. Алты көн дәвамында катнашучылар палеонтология, гидрология, нефть геологиясе буенча сынаулар уздылар – барлыгы 11 геологик ярыш төрендә үзләрен күрсәттеләр.

31 команда, бөтен Татарстаннан 200 дән артык укучы катнашты. 

Олимпиада нәтиҗәләре буенча өченче урынны Әлмәтнең «Девон» командасы яулады. Икенче урында-Казаннан «Наутилус» командасы. Ә кубок Казандагы IT-лицейның «Ферсман» командасы кулына эләкте, алар икенче тапкыр рәттән чемпион булдылар.

Олимпиада укучыларга үзләрен күрсәтү генә түгел, яңа дуслар табу мөмкинлеге дә биргәндер. Ә җиңүчеләр үзләрен бөтенроссия дәрәҗәсендә дә күрсәтәчәкләр-Екатеринбургка III Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасына барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса