Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген Әлмәттә яшь геологларның VII Республика кыр олимпиадасын ябу тантанасы булды

"Солнечный" балалар сәламәтләндерү лагере базасында узган кыр сынауларында җиңүче исеме өчен быел 248 укучы көч сынашты – бу 31 команда.

Яшь геологларны сәламләп, Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев олимпиада югары дәрәҗәдә узды һәм монда оештыру комитеты, «Татнефть», кече нефть компанияләре, Казан Идел буе федераль университеты һәм геология институтының җайга салынган эше өчен зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Атна буе Татарстанның балалар-яшүсмерләр геология хәрәкәтендә катнашучылар палеонтология, минералогия һәм петрография, гидрология, радиометрия һәм башка бик күп нәрсәләрне өйрәнделәр.

КФУның IT-лицееның «Ферсман» командасыннан Элина Латфуллина, нибары сигезенче сыйныфны гына тәмамлауга карамастан, олимпиадада икенче тапкыр катнашты.

Шәхси зачетта өченче урынны Вероника Шәрәфетдинова ("Наутилус", Казан) һәм Гадел Сөнгатуллин ("Ферсман", Казан) бүлеште, икенче урында Ильвина Ахтарьянова ("Вертикаль", Казан).,

Олимпиада җиңүчеләре гомумкоманда зачетында билгеләнде.

Быел да, узган елдагы кебек үк, КФУның IT-лицееннан «Ферсман» командасы җиңүче булды.

Олимпиада

Аңа яшь геологлар Кубогын тапшырдылар.

Икенче урында - Казанның 7нче гимназиясеннән "Наутилус".

Әлмәтнең 2 нче лицееннан «Девон» командасы өченче урынны алды.

Команда җитәкчесе Ирина Киселева фикеренчә, балалар өчен олимпиада үзе генә түгел, аңа әзерлек авыр булган.

Иң югары нәтиҗәләргә ирешкән яшь геологлар Екатеринбургта Яшь геологларның XIII Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса