Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәткә яшь геологлар җыелды

Яшь геологлар олимпиадасы ел саен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә үткәрелә.

Ярышларда Татарстанның төрле районнарыннан 31 команда катнашты: 54 җитәкче белән бергә 248 укучы. Алар барысы да алдан мәктәп һәм муниципаль сайлап алуны уздылар, анда лаборатория шартларында теоретик һәм практик белемнәрен күрсәттеләр.

Хәзер балаларны кыр сынаулары көтә. Аларга реаль урын шартларында кайбер биремнәрне үтәргә туры киләчәк. Берничә көн дәвамында командалар геологик ярышларда һәм конкурсларда катнашалар. Аннары жюри укучыларның команда һәм индивидуаль эш нәтиҗәләрен бәяли: «Геология һәм без», «Фотография», «Рәсем» һәм «Таштан эшләнмәләр». Бу блокның нәтиҗәләре җиңүчеләрне билгеләгәндә исәпкә алынмаячак.

Ярышларда укучылар геологиянең төрле бү-лекләрендә һөнәри белем дәрәҗәсен күрсәтәчәкләр. Тәкъдим ителгән ярышлар арасында «Геологик маршрут», «Геологик кисемтә», «Минералогия һәм петрография», «Гидрология», «Радиометрия», «Нефть геологиясе», «Палеонтология», «Шлих сынавы», «Куркынычсызлык техникасы нигезләре», «Кыр тукталышын оештыру» һәм «Геологик һәйкәл тасвирламасы» төрләре бар. Төп таләп - команданың һәр әгъзасы үткәрелә торган геологик ярышларның ике төреннән дә ким булмаган, әмма дүрттән дә артмаган төрендә катнашырга тиеш. Җиңүгә һәркем өмет итә ала. Командалар ярышларга чыннан да яхшы әзерләнгән һәм зур потенциалга ия. Балаларга биремнәрне үтәргә аларның остазлары булыша. Светлана Рашевская инде 24 ел Бөгелмәнең 7 нче гимназиясендә география укыта. Чыгарылыш укучыларының күбесе геология факультетларын тәмамлаган һәм хәзер нефть тармагында хезмәт куя. Олимпиадада ул «Эдельвейс» командасын әйди. Аның укучылары география укытучысының фән белән кызыксынучы укучыларга ярдәм итеп торуын да әйтеп уздылар.

- Минем әти геология өл-кәсендә эшли - бу һөнәр мине балачакта ук кызыксындырды. Мин аның юлыннан барырга булдым. Дәресләрдән соң Светлана Николаевна семинарлар үткәрә - анда теләге булган һәркем килә ала. Безнең командада геологиягә башлары белән чумганнар. Әлбәттә, һәркемнең үз өстенлеге бар: кемгәдер, минем кебек үк, шлих күңеленә якын, ә кемгәдер палеонтология. Әмма иң мөһиме - фәнни эшчәнлеккә карата уртак кызыксыну һәм үсәргә әзер булу, - дип билгеләп үтте «Эдельвейс» командасы әгъзасы, тугызынчы сыйныф укучысы Данил Владимиров.

Лениногорск командасы да үз мавыгулары турында шундый ук күтәренкелек белән сөйләде. 2 нче мәктәп укучылары Олимпиада ачылышына килгән мәртәбәле кунакларны беренчеләрдән булып каршы алды. Алар арасында «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановлар бар иде. Балалар делегациягә кристаллар коллекцияләрен күрсәттеләр, алар арасында иң сирәк очрый торганы - аметист та бар иде. Шулай ук укучылар киләчәккә планнары белән дә уртаклаштылар: мәктәпне тәмамлаганнан соң яшьләр геология фәнен тирәнтен өйрәнергә җыена. Алар фикеренчә, «анда бүген дә, иртәгә дә, берсекөнгә дә ачыш ясарга була». ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов геологларга һәрвакыт ихтыяҗ булачак, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, ел саен Татарстанда 36 миллион тоннадан артык нефть чыгарыла һәм бу күрсәткечне арттыру перспективалары бар.

Үз экспозицияләрен шулай ук Актаныш, Яшел Үзән һәм Әлмәт шәһәренең 25 нче мәктәбе укучылары да тәкъдим итте. Соңрак ачылу тантанасы булды. Мөхтәрәм кунаклар балаларга уңышлар теләделәр һәм киләчәктә бу егетләрнең төбәк үсешенә зур өлеш кертәчәгенә ышаныч белдер-деләр.

- Җәйге каникуллар булуына карамастан, бүген биредә яшь геологлар гаиләсе җыелды. Безнең республикада кырык елдан артык балалар геология хәрәкәтенә зур игътибар бирелүе аеруча куанычлы, - дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

- Без, нефтьчеләр арасында геологлар һәрвакыт мактаулы иде. Заманча белгечләр физика, математика, химия, табигый фәннәр, компьютер технологияләре өлкәсендәге уңышка ирешү өчен кирәк булган бар нәрсәне

дә яхшы беләләр. Геология белән мавыгучы балалар, нинди генә һөнәр сайлауларына да карамастан, тормышта кирәк булачак сыйфатларга ия булачак. Сезнең арада безнең белән бергә эшләрдәйләр күп булыр әле дип өметләнәм, - дип билгеләп үтте «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов.

Ярышлар башланып китү белән укучыларны шулай ук Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та котлады:

- Без сезне Әлмәт җирендә сәламләргә шатбыз. Лидерларга һәм педагогларыгызга аерым рәхмәт әйтәсе килә, чөнки сезнең уңышларыгыз киләчәк буыннар белән белем уртаклашырга әзер булган инициативалы кешеләр ярдәмендә барлыкка килә.

Флагны күтәрү тантанасыннан соң олимпиада башланып китте. Кырга аны 2019 ел җиңүчесе - КФУның IT-лицее командасы алып чыкты, ә флаг күтәрү кебек мактаулы миссияне «Кырым Республикасының Диңгез геологлары» командасы әгъзасы Игорь Сторчаковка тәкъдим иттеләр.

Ярышларның биш кө-неннән соң гомумкоманда һәм шәхси зачетта җиңүчеләр билгеләнәчәк. Иң югары нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар яшь геологларның XIII Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасына Екатеринбургка юл тотачак.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса