Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады

Әлмәттә 1 нче һәм 12 нче мәктәпләрнең 11 нче сыйныф укучылары өчен көтеп алынган һәм тантаналы бәйрәм булды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга мәртәбәле кунаклар килде, алар арасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов та бар иде.

Йолдызлы подиум, светодиодлы экран, бал күлмәкләре кигән кызлар,  костюмнар кигән егетләр — кичәге укучылар бәйрәм кичәсен әнә шулай каршы алды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, бүген сезнең өчен гаять дулкынландыргыч һәм моңсу көн, сез укытучылар белән саубуллашасыз һәм олы тормышка юл тотасыз. Бу көн сезнең хәтерегездә якты һәм игелекле бәйрәм буларак калуын телим. Алда матур һәм кызыклы тормыш. Сезгә барлык башлангычларыгызда уңышлар телим," - дип теләде Тимур Дмитриевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса