Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе секциясе узды

1 июльдә Әлмәтнең Инженер лицее базасында мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе булып узды.

Чара мәгариф системасының педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында оештырылды.

Секция эшендә 150дән артык кеше катнашты. Алар-сәламәтлекләре чикләнгән балаларны укыту мәсьәләләрен алып баручы муниципаль мәгариф идарәсе методистлары, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәүләт гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә кертүне тәэмин итүче база мәктәпләре директорлары, территориаль психологик-медик-педагогик комиссияләр җитәкчеләре, ТИСБИ, Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре.

Секция кысаларында Әлмәт шәһәренең 5 белем бирү учреждениесендә балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү буенча ачык чаралар, тәҗрибә презентацияләре һәм белгечләрнең чыгышлары тәкъдим ителде.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева сәламләү сүзе белән чыгыш ясады: «Бүгенге очрашуның форматы педагогларга да, ата-аналарга да әлеге мәсьәлә буенча яңа карарларга килергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Сезгә  мин сокланам һәм рәхмәт белдерәм. Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына Әлмәт муниципаль районына күрсәтелгән ышанычлары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Нәтиҗәле эш  һәм сәламәтлек телим".

Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалид балалар өчен махсус белем бирүне үстерү өлешендә төбәк мәгариф сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде.

Тамара Трофимовна Татарстан Республикасында ишетү, күрү, сөйләм, интеллект, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган 29310 бала яшәвен билгеләп үтте. 17291 кеше — мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 12019 кеше-мәктәп яшендәге балалар. Узган ел белән чагыштырганда, мөмкинлекләре чикле балалар саны 2,5% ка яки 433 балага арткан.

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская үз чыгышында хәбәр иткәнчә, Әлмәт муниципаль районында 0 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 50 меңнән артык бала яши, шуларның 84% ы — I һәм II сәламәтлек төркем  балалары. Әлмәт районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 90 балалар бакчасы бар, аларда 12 меңнән артык бала тәрбияләнә һәм укый, шуларның 544е (6,9%) мөмкинлекләре чикләнгән бала. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле шартлар булдырылган, балалар белән сәламәтләндерү чараларын уздыруда системалы якын килү уңышлы тормышка ашырыла. 28 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә күрү, ишетү, интеллект, терәк —хәрәкәт аппараты, сөйләмне төзәтү буенча төркемнәр эшли.

Секция эшенең нәтиҗәсе булып мәгариф системасының педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы өчен эшләнгән тәкъдимнәр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса