Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт кинологлары балалар өчен экскурсия үткәрделәр

21 июньдә һөнәри бәйрәмнәрен кинологлар  билгеләп үтәчәк.

Алар ис буенча шартлаткыч һәм наркотиклар эзләп таба, куркыныч җинаятьчене табып, зарарсызландыра. Сүз полиция этләре турында бара. Алар үз эшләре турында яшь юл хәрәкәте инспекторларына сөйләделәр, алар өчен экскурсия үткәрделәр.

Кинология питомнигында 15 эт бар. Алар шартлаткыч һәм наркотик матдәләр таба белә. Югалган кешеләрне эзләргә булыша, массакүләм чараларда тәртип урнаштыралар, патрульлектә катнашалар.

Полиция этләре сигез елда пенсиягә чыга. Һәм һәр кешенең пенсионерны өйләренә алып кайту мөмкинлеге бар. Моның өчен этләрнең кинология питомнигына мөрәҗәгать итәргә һәм гариза калдырырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса