Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хуш, мәктәбем!

Ак алъяпкычлар, бантлар һәм «Чыгарылыш сыйныф укучысы» дигән тасмалар - соңгы кыңгырауның төп атрибутлары.

22 май көне Әлмәт районы мәктәпләрен тәмамлаучы меңнәрчә яшьләрнең күңелендә сагышлы җылы хисләр, матур истәлекләр, моңсу хатирәләр калдырды – шаулап-гөрләп соңгы кыңгырау бәйрәмнәре үтте.

Быел районда 11 сыйныфны 1017, 9 сыйныфны 2142 укучы тәмамлады. Чараларда башкарма комитет һәм район Советы вәкилләре, оешма-пред- приятие җитәкчеләре, депутатлар катнашты.

Соңгы кыңгырау көне үтә дә китә. Егет һәм кызларны олы тормыштан имтиханнар һәм чыгарылыш кичәсе гына аерып тора. Алда әле ачылмаган серле дөнья.

Ак хыяллар белән зур тормышка атлаган яшьләребезгә уңышлар, бәхет юлдаш булсын!

 

 

Без дуслыкның, яхшылыкның, яратуның нәрсә икәнен аңладык, кадерен белергә өйрәндек. Болар барысы да сезнең тырышлык, кадерле укытучыларыбыз. Авыр чакларыбызда безгә сиздерми генә ярдәм кулы сузучы да, кирәк чакта ачуланып, кирәк урында мактап безне зур эшләргә дәртләндерүче дә, бүгенге заман таләп иткән белемнәрне безгә бирүчеләр дә Сез! Безнең рәхмәт хисләребезне һәм ихтирамыбызны кабул итегез. Без Сезнең йөзгә кызыллык китермәбез!

 

 

 

РЕЗЕДӘ ШӘМСУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса