Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "Кванториум"да шөгыльләнүчеләр теплицалар өчен метеостанцияләр эшләгән

Беренче шундый станцияне ясау өчен балаларга һәм аларның укытучыларына 2 атна кирәк булган.

Әлмәттә «Кванториум» балалар технопаркына йөрүче балалар теплицалар өчен метеостанцияләр эшләделәр. Бу идеяне аларга яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче җирле фермер тәкъдим иткән. Аграрийга теплицадагы мохит торышын күзәтеп торучы җайланма кирәк булган.

Метеостанциядә теплицада әйләнә-тирә мохит торышы турында мәгълүмат җыючы берничә датчик бар.

Ике метеостанция аграрий Ринат Котлыгильдин теплицасында урнашкан. Нәкъ менә ул теплицадагы үсемлекләрнең торышын техника ярдәмендә күзәтеп торырга булган. Аның фермасында быел 1,5 мең тонна пекин кәбестәсе, йөзләгән тонна кәбестә һәм Айсберг салаты, дистәләгән тонна төсле кәбестә үстереләчәк.

Метеостанцияләрнең чыбыклары  бөтен тирәнлеккә төшә. Һәр сәгать саен датчик күрсәткечләрне төшерә. Бу һава температурасы, туфрак температурасы, һаваның дымлылыгы һәм туфракның дымлылыгы.

Вай-фай буенча метеостанция мәгълүматларны сайтка җибәрә, анда фермер һәр җайланма буенча статистиканы күзәтә ала. Бу теплицадагы  температураны һәм дым дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә.  Яңалыкның нәтиҗәлелеге турында  эксперимент башланганнан соң бер ай узгач билгеле булачак. Ул уңышлы булса, мондый метеостанцияләр ферманың барлык теплицаларында да урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса