Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре укучылар белән очрашты

20 майда Әлмәт шәһәренең 17 нче мәктәбендә куркынычсызлык дәресе узды.

Чараның максаты: яшүсмерләрне янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтү, балаларда шәхси куркынычсызлык һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге өчен җаваплылык хисе тәрбияләү. Анда 3 В сыйныф укучылары катнашты.

Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Равил Хөсәенов балаларга янгынның нәрсә икәнлеге турында сөйләде, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен өлкәннәр генә түгел, балалар да үтәргә тиеш, дип искәртте. Чара кызыклы һәм файдалы үтте. Дәрес барышында укучылар бик күп сораулар бирделәр, аларга җаваплар алдылар. Дәрестән соң барлык укучыларга МЧС вәкиле янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратты.

17 нче мәктәп укучылары янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чараларда актив катнашалар. «Хореография иҗаты» V Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты героик-патриотик фестиваленең «Коткару йолдызы» конкурсында 2 урын алганы өчен 3 В сыйныф укучысы Раксана Гатауллина Татарстан республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе башлыгы дипломы белән бүләкләнде. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса