Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "Куркынычсызлык мәктәбе"нең утырышы узды

Катнашучыларны юл-транспорт һәлакәтләренең актуаль статистикасы белән таныштырдылар.

Әлмәттә 1 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында «Куркынычсызлык мәктәбе» юл хәрәкәте иминлеге буенча җаваплы балалар бакчалары педагогларының методик берләшмәсе утырышы булды. Җитәкчеләр бер ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап бирделәр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен тикшерү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгының глобаль атнасын һәм «Игътибар - балалар» оператив - профилактик чарасын үткәрү буенча күрсәтмәләр бирелде.

Җәйге чорга бурычлар куелды.

Педагоглар актив эшләре өчен грамоталар белән бүләкләнде, балалар бакчаларына  методик әдәбият таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса