Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Тамчы-шоу"да җиңгән Әлмәт укучылары "Әкият" театрына барган

Алар - 2 нче лицейның 5 нче сыйныф укучылары.

 

27 нче апрель көнне Әлмәт шәһәре 2 нче лицееның 5 нче сыйныф укучылары Әхмәтшин К., Аитова А., Вилданова Р., Закирова Н., Шәйхлисламова С.− Халыкара “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены җиңүчеләре, чакыру буенча Казан шәһәренең “Әкият” курчак театрында кунакта булып кайттылар. 

Укучыларга театр музеена мавыктыргыч сәяхәт оештырдылар,  һәр теләгән кешегә Шүрәле, Су аналары белән, экспозицияләр янында истәлеккә фотога да төшү мөмкинлеге бар иде. Бу көнне театр сәхнәсендә 50 елдан артык гомерен курчак театрына багышлаган Татарстанның атказанган артисткасы Р.Утяеваның юбилей кичәсе уздырылды.

Юбилейга күп кенә җитәкчеләр, танылган артистлар да килгән иде, дип хәбәр итәләр лицейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса