Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "Куркынычсыз тәгәрмәч-2021" бәйгесенең зона этабы узды

Бәйгедә Азнакай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Баулы, Сарман, Мөслим, Ютазы, Әлмәт районнары һәм Әлмәт шәһәре муниципаль турларында җиңүчеләр катнашты.

30 апрельдә Әлмәттә дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгына багышланган "Куркынычсыз тәгәрмәч-2021" яшь хәрәкәт инспекторлары конкурсының зона этабы булды.

Яшь хәрәкәт инспекторлары маршрут битләре буенча бәйгенең барлык станцияләрен дә уздылар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, тормыш иминлеге нигезләрен, медицинаны һәм велосипедны фигуралы йөртә белергә, автошәһәрчекне белергә тиеш иде.  

Соңыннан һәр команда тамаша залында "Юл хәрәкәте иминлеге өчен бергә!" дигән темага программа тәкъдим итеп, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте.

Бәйгедә әлмәтлеләргә тиңнәр булмады. Алар 1 нче урынны яулады. 2 нче урында Лениногорск шәһәре командасы, ә 3 нче урында мөслимлеләр. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Иҗади программада җиңүне Лениногорскның яшь хәрәкәт инспекторлары яулады, 2 нче  урында Әлмәт, 3 нче урында Сарман районы булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм республика этабында яхшы чыгыш ясауларын телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса