Әлмәттә мәктәп укучылары өчен IT-форум узды
Әлмәт шәһәренең Пионерлар йортындагы «Кванториум» балалар технопаркы базасында 5-11 сыйныф укучылары өчен IT - форум узды.
Форумны оештыручылар - "Кванториум" балалар технопаркы һәм "SKILLSHUB" IT берләшмәсе.
Форум эшендә Әлмәтнең гамәлдәге эшмәкәрләре катнашты, алар контекстлы реклама, BACKEND эшләү, шәхси брендны алга этәрү стратегияләре, грантлар алу һәм инвестицияләр җәлеп итү турында аңлаттылар.
Тыңлаучыларда IT өлкәсендә трендлар һәм карьера перспективалары зур кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа