Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары бөтенроссия олимпиадасында призлы урын яулады

Быел олимпиада Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында узды.

Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары командасы PetroCup Бөтенроссия студентлар олимпиадасында икенче урынны алды.

 

Әлмәт нефть институты командасын нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү кафедрасы студентлары Альмир Гайсин, Руслан Вильданов, Данил Еремеев, Артур Фәйзуллин, Елизавета Антонова, Тәлгать Нәфыйков, Руслан Шагалиев, Артем Абрамов, Динар Вәкилов, Вадим Минаев, Тимур Гайфуллин тәкъдим итте.

Икенче урын өчен  команда "Татнефть" компаниясендә корпоратив укыту һәм стажировка узу өчен сертификат алды.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса