Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучысы бөтенроссия олимпиадасы призеры булды

Олимпиадада илнең 64 регионыннан 265 катнашучы катнашты.

16-22 апрель көннәрендә  Семенов-Тян-Шан исемендәге Липецк дәүләт педагогика университеты базасында география фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Татарстан данын Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камадан 9-11 сыйныф укучылары яклады.

Олимпиада өч ярыш турыннан торды. 4 сәгать дәвамында теоретик тур университет аудиторияләрендә узды. Практик тур 3 километрга якын озынлыктагы ачык урында оештырылды. Олимпиада тест туры белән тәмамланды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәренең 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Кәрим Галиуллин призер булды.

Призерларны һәм педагогларны яхшы нәтиҗә белән котлыйбыз, уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса