Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары автоматлаштыру буенча халыкара олимпиадада җиңделәр

Техник системаларда идарә итүне автоматлаштыру нигезләре буенча IV Халыкара олимпиада 6 апрельдә узды. Тантаналы бүләкләү 14 апрельдә дистанцион форматта узды, чарада институтның беренче проректоры Юрий Василенко да катнашкан.

Әлмәт дәүләт нефть институтының Автоматлаштыру һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы студентлары техник системаларда идарә итүне автоматлаштыру нигезләре буенча IV Халыкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре булдылар.

 

Олимпиада Уфа дәүләт нефть техник университетының IT-институты базасында шәхси һәм команда зачетында дүрт юнәлеш буенча дистанцион рәвештә уздырылды.

 

Беренче этап призеры - 3 курс студенты Валентин Еланский. Ә икенче турның команда зачетында нефть институты студентлары 100 баллдан 94 балл җыеп, беренче урынны алдылар.

 

Тәкъдим ителә торган биремнәр катгый чикләүләр һәм ахыргы нәтиҗә өчен җаваплылык шартларында иҗади сәләтләрне күрсәтүгә әзерлекне үстерә торган ситуацияләрне модельләштерергә мөмкинлек бирә.


 

Фото: Әлмәт дәүләт нефть институты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса