Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре татар телен өйрәнәләр

Укулар 25 февральдән кичке вакытта атнага ике тапкыр үткәрелә.

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Татарстан республикасы Президенты каршындагы комиссия белән берлектә 2011 елдан татар теле курслары үткәрә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, килеп туган эпидемиологик хәлне исәпкә алып, онлайн режимда уку оештыру турында карар кабул ителде. Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре татар телен практик яктан белү дәрәҗәсен күтәрү максатыннан дәресләргә актив кушылдылар. Укулар 25 февральдән кичке вакытта атнага ике тапкыр үткәрелә.

Татар теле курсының онлайн дәресе узды. Залда утыручыларны сәламләп, КФУның Алабуга институтының һөнәри үсеш һәм өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Илдания Низамиева уку йорты һәм илкүләм проект кысаларында тормышка ашырылган программалар турында җентекләп сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта курсларда 2000 дән артык кеше белем ала, шуларның 315е КФУның  Алабуга Институтына беркетелгән.

- Муниципаль хезмәткәрләрнең, турыдан-туры халык белән эшләүче кешеләрнең татар телен өйрәнү һәм камилләштерү теләген белдерүенә без бик шат. Бу җәһәттән Әлмәт районы лидерларның берсе булып тора, - дип ассызыклады ул һәм актив эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары "укучылар" рус һәм татар төркемнәренә бүленеп, дәресне үз укытучылары белән дәвам иттеләр. Дәресләрне татар филологиясе кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәридә Габидуллина һәм 1 категорияле белгеч, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Булат Мөхетдинов алып бардылар.

Йомгаклау аттестациясе май ахырында узачак. Һәр абитуриент махсус бланкларда биремнәр үтәячәк. Курслар тәмамлангач, һәр кешегә татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, сертификат бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса