Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең нефть институты студентлары яңа тулай торакка күченәчәк

Бу хакта уку йортының ректоры Александр Дьяконов үзенең инстаграмында хәбәр итте.

Ректор: “Якшәмбе көнне баш инженер белән чираттагы тапкыр барысын да тикшереп чыктык. Ирексездән үземнең студент елларымны искә төшердем. Кусрсташларым зур-зур йөкләр күтәреп 5 нче этажга берничә тапкыр җәяүләп менеп төшәләр иде. Ә безнең студентлар җиңел генә сумкалар белән лифтта күтәреләчәкләр. Яңа тулай торакны күреп, бүгенге көндә безнең илдә барлык кешеләрнең дә студентларыбыз яшәячәк һәм укыячак шартларда яшәү мөмкинлеге юк, дигән фикер әйтүдән курыкмыйм.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Алда Югары нефть мәктәбе кампусының башка югары технологияле объектларын гамәлгә ашыру. Әлмәткә бәхет елмайды: шәһәр җирлегендә эре, ышанычлы һәм социаль юнәлешкә игътибар бирә торган «Татнефть» компаниясе эшли. Монда барлык амбицияләр дә эш белән раслана. Тиздән Әлмәт Россиянең фәнни-мәгариф, мәдәни һәм икътисади үзәгенә әйләнәчәгенә шикләнмим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса