Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә шахмат зонасы ачылды

Әлмәт районы мәгариф учреждениеләрендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында шахмат белән шөгыльләнү өчен махсус мәйданчыклар булдырыла.

Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернатында шахмат зонасы ачылды. Мәйданчык «Мәгариф» милли проекты ярдәмендә барлыкка килде. Бу хакта ТР Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шахмат комплектлары һәм җиһазлары алуда шәһәр Советы депутатлары ярдәм иткән. «Алнас» башкарма директоры Илдар Хәйруллин сүзләренә караганда, шахмат белән даими шөгыльләнү балаларны акыл белән уйларга, дөрес адымнар ясарга өйрәтә, иҗади сәләтләрне үстерә.

Шахмат зоналары булдыруның максаты - балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар булдыру, дөрес ял итүләрен оештыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса