Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә әти-әниләр БДИ тапшырды

Чара 30 март көнне узды.

Шәһәрнең 20 нче мәктәбе базасында “Әти-әниләрнең БДИ тапшыру көне” акциясе узды. Рус теленнән имтиханны 13 кеше тапшырып карады.

Бер сәгать эчендә алар берничә бирем үтәделәр. Бу әти-әниләр балаларының имтиханы ничек тапшыруын күз алдына китерсен өчен эшләнә.

Биремнәрне тикшергәндә катнашучылар өчен пресс конференция дә үтте. Анда әти-әниләр мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Максималь үтәлеш 43 процентны тәшкил иткән. Һәр кешенең индивидуаль нәтиҗәләре үзләренә тапшырылды, дип хәбәр итә Әлмәтнең мәгариф идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса