Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары җитәкчеләре өчен семинар узды

Семинарда манекен-тренажерлар кулланып, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча практик дәрес үткәрелде.

Әлмәт балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары җитәкчеләре өчен семинар-практикум узды.

Педагоглар балаларның юл-транспорт травматизмының актуаль статистикасы белән таныштылар һәм булачак «Куркынычсыз тәгәрмәч», «2020-2021 уку елы йомгаклары буенча иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторы отряды һәм иң яхшы җитәкче» конкурслары турында җентекләп фикер алыштылар.

Соңыннан педагогларны агитбригадалар фестивалендә һәм яшь хәрәкәтә инспекторлары отрядлары җитәкчеләренең зона семинарында катнашканнары өчен бүләкләделәр. Белем бирү учреждениеләренә юридик затлар өчен яңа форма һәм балалар белән дәресләр үткәрү өчен «Сүзләр юлы буенча» өстәл уеннары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса