Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр бизнес-проект өчен Президент грантын оттылар

Александр Тимофеев һәм Дмитрий Пирогов Россия балалар йортлары арасында финанс грамоталылыгын арттыру буенча белем бирү программасы буенча «Эшмәкәр» конкурсында җиңү яулады.

Конкурсны Президент грантлары фонды ярдәмендә «АК БАРС Созидание» Хәйрия фонды оештырды. Башта балалар остазлары белән берлектә башлангыч бюджет белән социаль проектлар идеяләрен эшләгәннәр һәм аларны конкурс комиссиясенә җибәргәннәр. Экспертлар әлмәтлеләрнең идеяләренә игътибар иттеләр. Алар финалга үтеп, белем бирү курсында катнаштылар.


10 көн дәвамында балалар йортында тәрбияләнүчеләрне финанс грамоталылыгына өйрәттеләр. Алар мастер-классларда булдылар: аларга эшлекле аралашу һәм табыш алу, цифрлы технологияләрне куллану турында сөйләделәр, бизнес-план төзергә өйрәттеләр.


Бишенче юбилей тантанасында 70 бизнес-идея тәкъдим ителде һәм бары тик 27 катнашучы гына Президент грантларына ия булды. Җиңүчеләр арасында Әлмәт егетләре дә бар. Алынган акчага Александр Тимофеев шәһәр халкына клининг хезмәтләре күрсәтү буенча «Чисталык отряды» проектын тормышка ашырачак (җитәкчесе Аида Трофимова).

Ә Дмитрий Пирогов «Сладость в радость» (җитәкчесе – Фәридә Пайвандова) кулдан эшләнгән конфетлар проекты белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса