Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт яшь техниклары Россия беренчелегенең көмеш призерлары булдылар

Ярышта Хабаровск, Комсомольск Амур, Петропавловск, Камчатка, Благовещенск һәм Әлмәттән 15 яшькә кадәрге 60ка якын спортчы көч сынашты.

Әлмәтнең «Яшь техниклар станциясе» судомодельчеләре командасы Ерак Көнчыгыш федераль округы укучылары арасында бөтенроссия фәнни-техник олимпиадасында һәм VIII Россия беренчелегендә катнашты.

Ярыш март урталарында Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә укучыларның «Техник фикер траекториясе-2021» бөтенроссия ачык фәнни — техник иҗаты фестивале кысаларында узды.

Балалар су асты хәрби корабльләрен һәм гражданнар судноларын тәкъдим иттеләр. Стенд ярышларында һәр катнашучы паспорт, модель, сызымнар, масштаблы тизлек һәм башка бик күп нәрсәләрне тәкъдим итте. Катгый жюри судноларның мөстәкыйль әзерләнгән күчермәләрен, аларның оригиналларына туры килүен, шулай ук эшләрнең төгәллеген бәяләде.

Модельләрнең йөреш ярышлары тиз узышлардан гыйбарәт иде, аларның бурычы 6 минут эчендә күбрәк дистанция узу һәм көндәшнең моделенә зыян китермәү иде, монда катнашучылардан сабырлык, тынычлык, игътибар таләп ителде.
Киеренке көрәштә Наил Бадыкшин җитәкчелегендәге Әлмәт судомоделистлары командасы «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды ярдәме белән Россия беренчелегендә көмеш призер булды.

Шулай ук «Яшь техниклар» станциясенә йөрүчеләр шәхси зачетта да призлы 2,3 нче урыннарны алдылар. Командага кубок тапшырылды, җиңүчеләр техник иҗат федераль үзәге дипломнары һәм медальләр белән бүләкләнде. Наил Бадыкшинга призер команда әзерләгән өчен диплом тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса