Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең “Кванториум”ында шөгыльләнүчеләр Татарстан җыелма команда составында

Исегезгә төшерәбез, Галләмов Камил һәм Кирамов Булат 2020/2021 еллардагы Татарстан республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионатында беренче урынны яуладылар, шуның нәтиҗәсендә Татарстан җыелма командасының киңәйтелгән составына керделәр.

Пионерлар йортындагы «Кванториум» балалар технопаркы укучылары «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү - юниорлар» юнәлеше буенча Татарстан республикасы җыелма командасына эләкте.

Ике ай укыганнан һәм контроль эшләрдән соң Уфада 21-25 июльдә узачак ил чемпионатында Татарстан җыелма командасын тәкъдим итәчәк команда билгеләнде.


WorldSkills Russia милли финалы - Россиядә 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәрге WorldSkills Russia Juniors юнәлеше вәкилләре арасында WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышлар.


2021 елда беренчелектә 1800дән артык конкурсант катнашачак, шуларның 600дән артыгы – юниорлар. Экспертлар җәмәгатьчелеген 2000гә якын кеше тәкъдим итәчәк. Чемпионатка шулай ук Азия-Тын океан регионы һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән вәкилләр дә кушылачак.

Камил һәм Булатка уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса