Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашты
Ләйсән Демьянова 15 нче мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Балаларга Әлмәт районы территориясендә аварияләрнең торышы турында сөйләделәрһәм юл һәлакәтләренең төп төрләренә һәм юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына китергән сәбәпләргә игътибар иттеләр. Әңгәмә барышында укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның мисалларын һәм фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтүче тематик фильм күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа