Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә “Гадел квиз” интерактив чарасы узды

Анда шәһәр уку йортларының 7-9 сыйныф укучылары катнашты.

Әлмәт шәһәренең 50 еллыгы исемендәге яшьләр үзәгендә "Гадел квиз" интерактив чарасы узды.

 

Чара Татарстан республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә, “Бирмәскә – алмаска” дигән коррупциягә каршы яшьләр программасы ярдәмендә оештырылды.

 

Ул  Әлмәт муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча яшьләр ярдәмчесе вазифасына бәйге программасы кысаларында үткәрелде. Әлеге вазифага бәйгедә Мәмәт авыл җирлеге депутаты Тимур Хәернасов катнашты.

 

“Гадел квиз”- коррупциягә каршы тору мәсьәләләрендә (коррупцион гамәлләр формалары, аларга каршы көрәш алымнары, шәхси җаваплылыкны үстерү) мәктәп укучыларының белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелгән уен.

 

Чара кысаларында шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, командаларга бүленеп, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” , “Филворд”, “Кайда логика”, “Финиш” уеннарын уйнадылар. Уенда “Бунтари” командасы җиңү яулады. Балаларга Татарстан республикасының яшьләр эшләре буенча министрлыгының  дипломы тапшырылды.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса