Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ничә градус салкында мәктәпкә бармасаң да була?

Кинәт суытып җибәрү һәм көчле салкыннар булу сәбәпле, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә, уку дәресләрен үткәрмәү мөмкинлеге турында искәртә.

Дәресләр түбәндәге очракларда үткәрелмәскә мөмкин: авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында – минус 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында – минус 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 27, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында – 32 градус булганда.


Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан да ким булмаган, салкынлык һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаганда, өлкән сыйныф укучылары өчен - минус 10 градустан да ким  һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан да ким булмаган очракта рөхсәт ителә.

Шул ук вакытта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тышкы һава температурасы минус 2 градус һәм аннан да түбән булганда,балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.

ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.

 

ТР Мәгариф һәм фән минстрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса