Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә булачак геофизикларның республика олимпиадасы узды

Олимпиадада Татарстан һәм Башкортостан республикаларының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты.

18 февральдә Әлмәт политехника техникумы базасында файдалы казылма ятмаларын эзләүнең геофизик алымнары белгечлеге буенча ачык республика олимпиадасы булып узды.


Олимпиада 3 биремне үз эченә алды: тест, каротаж диаграммаларын интерпретацияләү һәм гравиметрик карталар төзү. Барлык биремнәрне дә катнашучылар уңышлы башкарып чыктылар.


1 нче урынны Әлмәт политехника техникумыннан Габсәләмова Эльвина алды.


2 нче урында Октябрь нефть көллиятеннән Рәхимова Элина.


3 нче урында Лениногорск нефть техникумыннан Васильев Михаил булды.


Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса