Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә ЮХИДИ ветераннарын хөрмәтләделәр

24 нче мәктәптә ЮХИДИ ветераннарын хөрмәтләделәр һәм Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.

Чараның максаты - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, ЮХИДИ хезмәтен популярлаштыру.


Мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм үз куллары белән ясалган бәйрәм открыткалары бүләк иттеләр.

Балалар алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Ярмиев Рәшит Исхак улы чыгыш ясады.

Ул балаларга һәм педагогларга искиткеч бәйрәм концерты өчен рәхмәт белдерде, үзенең хезмәт юлы турында сөйләде, балаларга лаеклы кешеләр булып үсүләрен һәм дәүләт автоинспекциясе сафларына баруларын теләде.


«ЮХИДИ» исеменнән ветераннарга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса