Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында туган телгә багышланган чара узды

12 февральдә Әлмәтнең «Умка” балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Фәхреддиннең мемориаль музей директоры Гыймранова Диләрә Габделкави кызы катнашында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”н ачу тантанасы булды.

Балалар бакчасы педагоглары, 12 нче номерлы «Волшебники» һәм 7 нче номерлы икенче кечкенәләр төркеме «Звездочки» балалары бик теләп халык уеннарын уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Шулай ук балалар бакчасының музыка залында Идел буе халыкларының көнкүреш әйберләре һәм костюмнары күргәзмәсе оештырылды. Соңыннан Диләрә Габделкавиевна балалар белән «Тәрбияле бала» дигән әңгәмә үткәрде, балаларга Р.Фәхреддинның педагогик эшчәнлеге турында сөйләде, татар орнаменты һәм музей экспонатлары белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса