Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

ТР Дәүләт Советы депутатлары Әлмәт мәктәпләренең кайнар ризык белән тәэмин ителешен тикшерде

Февраль аенда ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында мәктәп ашханәләренең эшенә йомгак ясалачак. Төп мәсьәлә - Татарстан мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру.

“Яңа мәктәп” федераль партия проекты кысаларында барлык дәрәҗәдәге депутатлар Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә туклану турында кайгыртырга, укучыларның кайнар ризык белән тәэмин ителүен тикшерергә карар иттеләр.


“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча оештырылган күчмә рейдларда ТР Дәүләт Советы депутатлары, партиянең җирле бүлекчәсе һәм хакимият органнары вәкилләре, ата-аналар катнаша.
ТР Дәүләт Советы депутатлары Геннадий Глушков, Марат Галиев катнашында тикшерүләр 27 гыйнварда Кичүчат урта мәктәбендә һәм 29 гыйнварда шәһәрнең 2,3,4 нче урта мәктәпләрендә узды. Беренче чиратта депутатлар ризык сыйфатын, порцияләрнең тулылыгын бәяләделәр, кухня, складларның торышы, туклану графигы белән таныштылар. Тикшерүдән соң мәктәпләрдә туклануга бәйле җитди проблемалар юклыгы ачыкланды.


Барлык мәктәпләрдә дә балаларны тукландыру графигы сыйныфларда укучылар саны һәм аларны куркынычсыз утырту мөмкинлеге нигезендә планлаштырылган. Керү юлында антисептиклар бар, ә өстәлләр һәм савыт-саба өстәмә дезинфекцияләнә. Үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча, ата-аналарның 80% тан артыгы мәктәпләрдәге тукланудан канәгать. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса