Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә Пионерлар йортындагы «Кванториум» балалар технопаркының попечительләр советы утырышы булды

29 гыйнварда район башлыгы Тимур Нагуманов «Кванториум»ның попечительләр советы утырышында катнашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Римаз Ямилов, Пионерлар йортындагы «Кванториум» балалар технопаркы меценаты Шәфәгать Тәхаветдинов катнашты.
2020 елда балалар технопаркының эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары турында доклад белән технопарк директоры Рамил Закиров чыгыш ясады.


Әлмәт «Кванториум»ы өстәмә белем бирүнең яңа форматын тормышка ашыручы зур федераль программаның бер өлеше булып тора. Ул шәһәр һәм районның яшь гражданнары өчен 2017 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов инициативасы белән, мәгариф үсешенең Россия фонды һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән ачылды.


Балалар технопаркын оештыруда төп модель буларак, табигый-фәнни һәм техник юнәлештәге кимендә 5 юнәлешне гамәлгә ашыруны күздә тоткан «Стандарт» моделе сайланды, «Сәнәгать дизайны», «Робоквантум»,«IT-квантум», «Нейроквантум» һәм «Наноквантум» квантумнары ачылды. Әлмәт балалар технопаркы структурасына социаль-педагогик һәм сәнгать юнәлешендәге биш түгәрәк кертелде: «Зәвык лабораториясе», «ЗОО түгәрәк», «Стиль лабораториясе», «Үсемлекчелек лабораториясе», «Рәсем һәм кул иҗаты».


2020 елда өлкән мәктәп укучылары өчен өстәмә рәвештә «Биоквантум», «Математика» берләшмәләре, шулай ук 6 яшьлек балалар өчен «Үсеш лабораториясе» һәм «Робоквантик» түгәрәкләре ачылды.


Киләчәктә балалар технопаркының икенче чиратын реконструкцияләүдән соң яңа автоквантум, аэроквантум, суднолар модельләштерү, сәнәгать робот техникасы (hitech цех), макет остаханәсе ачылачак.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса