Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Роза Әфләтунова: «Аппарат хезмәткәрләрен татар теленә укытырга»

«Туган теле һәркемгә газиз» дип башларга уйлаган идем әлеге язманы. Тик тормыш чынбарлыгы моның алай ук түгел икәнен дәлилләп тора.

Әгәр дә шулай икән, татар җирендә, татар илендә телне саклау турында чаң сугып, комиссияләр төзеп йөрер идекме?!

Узган җәйдә Татарстан Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия төзелде. Быел исә республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Димәк, мантыйкый фикер йөртсәк, быел туган телебезне башка елларга караганда да ныграк сакларга, нәтиҗәлерәк эшләргә, гамәли яктан киңрәк кулланырга тиеш булабыз. Районда һәм шәһәрдә яшәүче чуваш, мордва, мари, удмурт һәм төрле сәбәпләр аркасында бездә гомер итүче диаспора вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә яшәү, эшләү дә төп милләт буларак безне бизи торган сыйфат.

Әлбәттә, һәрбер эшнең үз җае, тәртибе, планы, ул эшләрне контрольдә тотучы, җавап бирүче шәһәр җитәкчелеге, төрле оешмалар бар. Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәр хакимиятендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына планлаштырылган һәм контрольдә тота торган эшләр өчен җаваплылык Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтуновага йөкләнгән. Диаспоралар буенча эш өчен җаваплы итеп Олег Шабалин билгеләнгән.

Телебезне саклау, аны популярлаштыру хакында сөйләшү өчен Роза Әфләтунова районның мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Пайдуллина, мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирина Җиһаншина, Бөтендөнья Татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипованы чакырган иде.

Тел галимнәре әйткәнчә, татар телебез үстерүгә мох-таҗ түгел. Ул инде үскән, камил тел. Ә менә булганны сакларга һәм аны куллануны популярлаштырырга кирәк.

Елның беренче ае узып бара. Нинди эшләр, нинди чаралар планлаштырылган? Мин шул хакта кызыксындым.

Роза ӘФЛӘТУНОВА,Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе:

– Елны аппарат хезмәткәр-ләрен татар теленә укытудан башлап җибәрергә кирәк дип уйлыйбыз. Сәркатипләр, белгечләр, гомумән, барлык хезмәткәрләр өчен татар теле курслары оешты-рырга. Ул курслар кызыклы, хезмәткәрләрдә татар теленә кызыксыну уятырлык булырга тиеш. Түләү мәсьәләсе авыр, әлбәттә, акча юк. Моңа укытучыларны җәлеп итсәк дибез. Аны мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская белән сөйләшергә мөмкин. Сайтларда бөтен материаллар ел логотибы белән куелырга тиеш. Өлкән язучыларыбыз Г. Афзал, К Булатованың юбилей кичәләрен дә шушы ел кысаларында уздыруны планга кертергә. Ай саен план нигезендә отчет ясарга кирәк.

Роза ӘФЛӘТУНОВА,

Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе:

Әлеге елны аппарат хезмәткәрләрен татар теленә укытудан башлап җибәрергә кирәк дип уйлыйбыз. Сәркатипләрне, белгечләрне укытырга. Гомумән, барлык хезмәткәрләр өчен татар теле курслары оештырырга. Түләү мәсьәләсе авыр, әлбәттә, акча юк. Моңа мәктәптә эшли торган укытучыларны җәлеп итсәк дибез. Аны мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская белән сөйләшергә мөмкин. Сайтларда бөтен материаллар ел логотибы белән куелырга тиеш.

 

Гүзәл ПАЙДУЛЛИНА,

Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы:

– Ел кысаларында уза торган чараларның күләмле планы төзелде. Ул план барлык мәдәни-социаль, мәгариф, җәмәгать оешмаларының планына нигезләнеп эшләнде. Мәдәни бәйрәм чарасы буларак, районда елны ачу 21 февральдә Кышкы спартакиадада булыр дип планлаштырабыз. Гомумән, спартакиаданы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нигезләнеп эшләргә уйлыйбыз. Хәзер баннерлар, логотиплар эшләтергә кирәк. Көзгә Ленин урамы буйлап җыр-биюле, төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тормыш-көнкүрешен, кием-нәрен күрсәткән мәдәни чара уздырырга исәп.

Ландыш ЗАРИПОВА,

Бөтендөнья Татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе:

– Курслар оештырудан башласак бик әйбәт була. Бу безнең шәһәр өчен гамәли зур эш, башка районнарга үрнәк. Узган атнада Татар конгрессының утырышы булды. Быел бер күчмә зона семинары бездә узачак. Төбәкләргә күрсәтерлек зур чара әзерлибез. Ул фәнни-гамәли конференция белән тәмамлана. Муниципалитет хезмәткәрләре катнашында спектакль әзерләп, шуннан кергән акчаны балалар йортына бирергә ният бар. Журналистларны, блогерларны җыеп, түгәрәк өстәл уздырырга кирәк. Март-апрель аенда муниципаль хезмәткәрләр өчен «Татар телен иң яхшы белүче муниципаль хезмәткәр» бәйгесе оештырабыз.

Сирина ҖИҺАНШИНА,

мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары:

– Мәгариф идарәсе бу юнәлештә үз планы белән эш алып бара. Һәр уку йортының, мәктәпкәчә учреждениенең планнары бар. Материаллар, хәбәрләр сайтларда ике телдә куела. Гыйнвар ае тулысы белән Р. Фәхреддин укуларына багышланды. Аның мирасын өйрәнү, белгәннәрне яңартып тору, безнең – галимнең якташларының бурычы. Февраль аен исә Туган тел айлыгы буларак билгеләп үтәбез. Быел инде сыйфат өчен тырышырга кирәк. Бу – телем, милләтем дип йөргән һәркемнең уртак фикере. Мәгариф инде ул бервакытта да тел мәсьәләләреннән, милләтләр дуслыгыннан читтә тормады. Оештырып, үзәгендә кайнап яшәде.

Әйе, моңа кадәр дә милли бәйрәм чараларын мәдәният идарәсе югары дәрәҗәдә уздырды, мәктәпләрдә дә эш бара. Ә бит төп бурычыбыз – татар теленең гамәлдә йөрүе өчен тырышу. Әлбәттә, күп нәрсә акча юклыкка килеп терәлә. Р. Төхфәтуллин исемендәге премия быел да бирелмәс, диде Роза Әфләтунова. Кызганыч. Кунаклар килер, бәйрәм итәрбез. Кемнәргәдер тел турында сүз катканчы, безгә иң беренче хакимият бинасындагы язуларны карарга кирәк – килеп керүгә бер генә татарча язу да юк. Минем бу фикер белән һәркем килеште, төзәтергә кирәк диделәр. Кайчан үзгәрер. Газета укучылар, сез дә игътибар итегез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса