Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалары Президент чыршысында катнашты

Республика чыршысы – Татарстанның күп кенә балалары өчен иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе.

Бәйрәмгә бөтен бала да эләкми: тантаналы чарага иң яхшыларның да яхшыларын гына чакыралар.

Бу юлы 6 яшьтән 14 яшькәчә сигез меңнән артык бала чакырулы иде. Алар - төрле олимпиадаларда, бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр, иҗтимагый тормыш нәшатлылары, иҗат белән шөгыльләнүчеләр. Шулай ук социаль якланмаган төркем балалары да игътибардан читтә калмый.

Әлмәттән баручылар арасында көндәлек тырыш хезмәте белән укуда уңышларга ирешеп кенә калмыйча, үзендә кыюлык, көчле характер тәрбияләүче, изге йөрәкле Руфина Уренцова да бар иде. Быел җәй ул шәһәр күлендә суга батучы малайны ярга өстерәп чыгара һәм тиз арада ярдәм чакыра. Баланың гомерен саклап калдылар, ә Руфина «Мактау китабы-2020»гә кертелде.

Әнисе Резеда Уренцова кызының һәрвакыт ярдәмчел булуын һәм башкаларга карата битараф булмавын билгеләп үтә. Балалар бакчасына йөргәндә үк ул тәм-томнарын башкалар белән теләп бүлешә, мохтаҗракларга өйдән уенчыкларын алып барып бүләк итә торган була. Әле хәзер дә урамга чыккан саен юлында очраган эт-мәчеләрне өйдән алган ризык белән сыйларга ярата. Кызның мавыгулары бик күп. Рәсем ясарга ярата, күп кенә бәйгеләрдә җиңгән дә инде. Моннан тыш, фурнитурадан бизәнү әйберләре ясый. Булачак һөнәрен тәгаен әйтеп бирергә кыз әле кечкенәрәк, тик шулай да хыялдагы эшенең кешеләргә ярдәм итү белән бәйле булачагын төгәл белә. Элегрәк полиция хезмәткәре булырга теләгән, хәзергә исә медицина өлкәсенә тукталган.

Резеданың сөйләвенә караганда, Президент чыршысы Руфинаны бик тәэсирләндергән. Аңа бөтен нәрсә ошаган, әмма күңеленә иң хуш килгәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән шоколадлы торт һәм чәй өстәле артында күзгә-күз сөйләшеп утыру булган.

Казанда узган иң матур бәйрәмгә чакырылган бәхетле балаларның тагын берсе - Адилә Сабурова. Акыллы, максатчан кыз, талантлары күптөрле. Күп кенә республика олимпиадалары җиңүчесе, «Җиңү тәрәзәләре», «Үлемсез полк» һәм башка акцияләрдә катнашкан. Моннан тыш, Адилә волонтерлык эше белән яратып шөгыльләнә, чөнки кешеләргә ярдәм итүне бик мөһим дип саный.

Әнисе Алсу Сабурова кызының иҗат итәргә яратуын әйтә. Ул җырлый, бии, рәсем ясый, актерлык осталыгын арттыру белән шөгыльләнә. Мәктәбендә укытучылары бик яхшы, һәр баланың сәләтләрен һәм ачылмаган якларын ачарга тырышалар икән. 2019-2020 нче уку елы йомгаклары буенча Адиләнең портфолиосы сыйныф рейтингында беренче урынны алган. Ул кечкенәдән үк максатка һәм һәрьяклап камиллеккә омтылучан кыз булган. Ә кешеләргә ярдәм итү теләген кыз табиб һөнәрен сайлап тормышка ашырырга тели.

Адиләгә Республика чыршысында иң нык ошаганы Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшү булган. Татарстан Президентының аралашуда бик гади булуын билгеләп үтеп: «Ул безнең кебек үк кеше икән», - дип елмая кыз.

Шулай ук Адилә матурлык тудыручы яңа технологияләргә һәм «Dobro» популяр музыка төркеме чыгышына мөкиббән киткән. Кыз киләсе елда да тантанага эләгү турында хыяллана.

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса