Әлмәт таңнары

Каурый каләм эзеннән

БМО департаменты Халыкара туган тел көне кысаларында 6 рәсми телнең һәркайсына багышланган аерым бәйрәм оештыру тәкъдимен кертте. Халыкара гарәп теле көне 2010 елдан 18 декабрьдә билгеләп үтелә.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Һәр халык үзенең борынгы үткәне белән бәяләнә.

Гарәп каллиграфиясе, яки хөснел хат Аллаһының могҗизасы булган Изге Коръән китабын күпләп күчереп язу җирлегендә барлыкка килгән. Һәм аларны язу изге бер гамәл булып саналган. Язу сәнгате гарәп мәдәниятендә, тора-бара бөтен ислам мәдәниятендә иң югары урынны алып тора.

«Кешенең гүзәллеге - аның язуында. Ә бу гүзәллекнең акыллы кеше кулында булуы - бәхет», ди шәрык афоризмы. Гарәпләрдә безнең эра башларында кулланылган бу язу ислам дине урнашкач, 922 елдан активлаша һәм ул бездә 1927 елга кадәр кулланыла. Бу язуда безгә халкыбызның бай рухи мирасы килеп җиткән. Матурлап гарәп хәрефләре белән язылган «Аятел-көрси»ләр, юл һәлакәтләреннән саклар дигән өмет белән куйган бизәкле догалыкларны һәр татар йортында, машинасында очратабыз. Матурлык үрнәге булган гарәп хәрефләре безгә ниндидер серлелек, илаһи көч бирә, кайгы-хәсрәттән, борчу-мәшәкатьләрдән саклый кебек.

Каллиграфик матур язуга ия булу Урта гасырларда мөселман мәдәниятендә шәхеснең гыйлемлелеген, интеллектуаль һәм рухи үсешен күрсәтүче чара булып саналган. Гарәп каллиграфиясе нигезендә Коръәнне тигез, билгеле бер ритмда, мәкам белән уку принцибы ята. XVI гасырда яшәгән Кази-Әхмәд ибн Мирмунши әл-Хөсәен үзенең «Каллиграфлар һәм рәссамнар турындагы трактат»ында «язма сүзгә карата булган мистик мөнәсәбәт мөселман Көнчыгышында, гөнаһларны ярлыкауны өмет итеп, Коръән күчереп язудан башланган», дип яза.

Үз чорының күп кенә җитәкчеләре Коръән күчерергә дип нәзер әйткәннәр, һәм шуның өчен каллиграфия нигезләрен җентекләп өйрәнгәннәр.

Татарларда шәмаилнең барлыкка килүе

Татар шәмаил сәнгатенең барлыкка килүе Идел буенда ислам диненең таралуы белән бәйле. Гарәп язулы йөзекләр, беләзекләр, төрле савыт-саба эстетик функция генә башкарып калмыйча, хуҗаларын явыз көчләрдән саклый дигән фикер дә яшәгән. Тора-бара Коръән сүзләренең тылсымлы көченә ышану шәмаил формасын ала.

Шәмаилләрдә Изге Коръәннән сүрәләр, Аллаһыны олылау сүзләре языла, Аллаһының бар һәм бер булуы ассызыклана. Кешеләр барлык явызлыктан шуңа сыена, авыр вакытларда сабыр итәрлек көч ала. Изге Коръән аятьләре язылган шәмаилләр Аллаһка сыену, аны тану, явызлыктан саклану чарасы буларак еш кына йортларның ишек өсләрендә урын ала. Хәтерлим әбинең «Шайтан бу доганың бер генә сүзен белми, шуңа өйгә керә алмый» дигәнен. Мәчет диварларында да җанга дәва бирә торган гарәп каллиграфиясендә язылган изге догаларны күрәбез.

Пыялага эшләнгән шәмаилнең Идел буена һәм Уралга Төркиядән кайткан товар буларак үтеп керүен беренчеләрдән булып совет этнографы Н.И. Воробьев ассызыклый. «Татарларның әйтүе буенча, шәмаил Төркиядән керә. ХIХ йөзнең 70 нче елларында шәмаил шәһәр халкында киң тарала. Аннан авылларга үтеп керә», дип яза ул. Әлбәттә, шәһәр, сәүдә үзәге буларак, шәмаилнең таралуына зур йогынты ясый.

Традицион гарәп халык сәнгатен һәм декоратив сәнгатьне өйрәнүче Әл-Мәхмүди пыялага ясалган нәкышнең Төркиягә Италия, Чехиядән керүен, соңрак мөселман дөньясының төрле почмакларына таралуын әйтә. Пыяланың арткы ягына язып, аны ука кәгазь белән каплаган дини нәкыш Төркиядә «җамалты» исеме белән йөри.

Реклама

Шәһәр җирендә шәмаилнең пыялага язылып, артын ука белән бизәгән формасы киң кулланылыш ала. Татарстанда әлеге шәмаилләрне «бөти», «йорт догасы», «аять», «аятел-көрси», «ләүха», «нәкыш» исемнәре белән атап йөртәләр.

Тугра

Тугра да гарәп хәрефләре белән язылган сәнгать төрләренең берсе, идарәченең, хакимнең шәхси тамгасы. Туграның тамыры «билге», «тамга», «әләм», «байрак» дигән мәгънәләрне белдерә. Туграда гарәп каллиграфиясенә нигезләнеп монограмма рәвешендә аның исеме, титулы языла. Аның тарихы бик ерак гасырларга китә. Солтан Орхан заманнарында, уч төбен карага манып, документларга үзләренең култамгаларын куйганнар. Әлеге тамгадан тыш, каллиграфик рәвештә үзенең һәм әтисенең титулы язылган. Тугра-тамга орнамент рәвешендә гарәп каллиграфиясендә языла. Ул беркадәр уч төбендәге сызыкларны хәтерләткән. Туградагы текст гарәп, фарсы, төрек, татар телләрендә булырга мөмкин.

Тугра композициясенең үз тәртибе, үз закончалыгы булган. Беренче хәрефләр һәрвакыт аерылып торырлык итеп язылган, шактый җиңел укылган һәм каллиграфик тамганың нигезен тәшкил иткән. Алар күбрәк вертикаль юнәлештә югары сузылган була. Уң яктан исә салмак кына килгән зур боҗралар эләктерә. Кайбер очракларда бер тугра композициясендә исем һәм титуллардан тыш гарәп каллиграфиясендә Коръән аятьләре дә языла. Туграны язу процессы исә гадәттә дога уку белән башланып китә.

Идел буенда 922 елда рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәч, тугра татар дәүләтчелегенә дә үтеп керә. XIX гасыр урталарында татар укымышлылары, шәһәр байлары, сәүдәгәрләре катлавының шәхси мөһерләрендә тугра элементлары күренсә дә, алар нигездә ирекле рәвештә, кануннар сакланмыйча эшләнгән була. Алга таба совет чоры әлеге сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелгән гарәп язуын әкренләп кысрыклап чыгара. Шулай да атаклы рәссам Бакый Урманче бу юнәлештә дә эшен туктатмый. Аңа алмашка галим Нәҗип Исмәгыйлев килә.

Узган гасырның 80 нче елларында каллиграфия сәнгатен кабат торгызуда тырышып хезмәт куйган, үз мәктәбен булдырган хаттат Нәҗип Нәккаш аларны, нигездә, борынгы төрек солтаннары, Кырым ханнары тугралары стилендә эшли. Аларда милли төсмер, колорит яхшы сизелеп тора. Традицион ислам сәнгатенә чын татарча төсмер, күп яңалыклар кертә. Нәҗип Нәккашнең эшен бүген яшьләр дәвам итә.

Хәзерге заман туграларының тышкы рәвеше тулысынча рәссам фантазиясенә бәйле. Каллиграфик язуның тышкы сурәте белән эчтәлеге арасындагы символик бәйләнеш бүгенге көндә туграларның гаҗәеп популярлашуына китергән. Бүгенге заман туграларында хуҗасының һөнәре, яраткан шөгыле, йолдызнамәсе чагылырга мөмкин.

Гарәп каллиграфиясе, тугра ясау рус рәссамнарында да кызыксыну уята. Соңгы елларда рус каллиграфы, рәссам В. Попов Россия президентларының туграларын ясады. Туграларга Европа сәнгать белгечләре, Россия, төрек галимнәре дә игътибар итә, өйрәнә һәм шул хакта XX йөз башыннан XXI гасырга кадәр шактый хезмәтләр языла. Бу исә гасырлар дәвамында килгән һәм камилләшә барган гарәп каллиграфиясенең заман рухы белән сугарылуына, аның үлемсезлегенә бер дәлил булып тора.

 

Рәфкать Шаһиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: