Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы укучылары 429 кг батарейка җыйган

Әлмәт районы укучылары соңгы ике айда 429 кг батарейка җыйган.

Куллануда булган әлеге батарейкалар “Гринта” оешмасы ярдәме белән Чиләбегә эшкәртү заводына озатылачак.

"Батарейкаларны гадәти коммуналь калдыклар белән бергә ташларга ярамый, - ди «ГРИНТА» оешмасы генераль директоры Светлана Ярлыченко. – Чүп чиләгенә ташланган бер бармак кадәрле батарейка 20 квадрат метрга якын җирне һәм 400 литр суны авыр металлар белән пычрата. Батарейканың металл тышчасы тутыгудан җимерелә һәм куркыныч матдәләр туфракка, грунт суларына эләгә. Хәтта аз микъдарда да алар кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин”.

Татарстанның көнчыгыш зонасында батарейкалар җыю нокталары төбәк операторы хезмәт күрсәтә торган 23 муниципаль районның һәркайсында оештырылган. Барлыгы 9 тонна батарейка җыелган. Бу узган ел белән чагыштырганда 2,5 тоннага күбрәк.

Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Дюрасел Раша компаниясе ярдәме белән уку елы азагына кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр июнь аенда ясалачак. Иң актив катнашучылар кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

Искәртеп узабыз, узган ел «ГРИНТА» күп күләмдә батарейкалар җыйган мәктәпләргә компьютерлар бүләк иткән иде.

 

Фото: "Гринта" матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса