ТР Мәгариф министры 2021 елда балалар бакчалары өчен түләү артуның сәбәбен аңлатты
2021 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчаларында ата-аналар түләвенең 4 процентка артуы көтелә.
Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры #ТатарстанОнлайн программасында әйтте.
«Ата-аналарның 80 проценты өчен түләү 125 сумга артачак. Ата-аналар түләве елга бер тапкыр арта. Төп масса өчен ул 3 252 сум тәшкил итәчәк. Ата-аналар бары тик карау һәм тәрбия өчен генә түли, бирегә ашату, балаларны карау, кухня хезмәткәрләре эше керә. Ә калган чыгымнарны республика үз өстенә ала», - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа