Әлмәт балалар бакчасы республика бәйгесендә җиңгән
Туган тел халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрен чагылдыра. Ул җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек һәм һәрьяклап үсәргә тиешле зур хәзинә.
Шул максатларны күздә тотып, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесе игълан иткән иде.
Бәйгедә катнашучылар беренче этапта үзләренең эш тәҗрибәләрен электрон форматта, презентация рәвешендә комиссиягә тәкъдим итте. Монда балалар бакчасы үзенең эшчәнлеген, өч елда ирешелгән уңышларын чагылдырырга тиеш. Икенче этапта исә экспертлар, урыннарга чыгып, дәресләрдә, тәрбия чараларында булдылар, эш документларын тикшерделәр.
Икенче этапка үткән утыз мәктәпкәчә яшьтәге белем һәм тәрбия бирү учреждениесе арасында Әлмәт шәһәренең балаларга татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 58 нче «Шаян нәниләр» (мөдире Р.Ф. Айнетдинова) балалар бакчасы булуы тәрбиячеләргә тагын да зур җаваплылык өстәде. Милли белем һәм тәрбия бирүдә балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләү тәҗрибәсе зур булса да, аларны экспертлар алдында тулы канлы итеп күрсәтә белү дә осталык таләп итә. Тәрбиячеләр сынатмый. Бу этапны да уңышлы үтеп, «Шаян нәниләр» гомумүстерешле балалар бакчасы җиңүче дипломы алды һәм Грант иясе булды.
- Туган телдә сөйләшергә өйрәтү гаиләдә башлана. Ә мәктәпкәчә оешмалар, мәгариф системасының беренче баскычы буларак, нәниләрне туган телгә өйрәтүдә башлангыч роль уйный. Шуңа күрә без әти-әниләр белән бергәләп эш алып барырга омтылабыз. Мондый хезмәттәшлекнең максаты - балаларда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, рухи-әхлак тәрбиясен уңай хәл итү. Ата-аналар белән Ачык ишекләр көне, төрле күргәзмәләр, балалар тормышын яктырткан фото һәм видеоальбомнар ясау, тест һәм анкеталарга җаваплар алу һәрдаим үткәрелә. Бакчабызда төрле темаларга үткәрелә торган түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, дискуссияләрдә, конференцияләрдә турыдан-туры катнашу аларның бала тәрбия-ләүдә бер яклы гына булган белемнәрен киңәйтә, кызыксынуларын арттыра. Бу чараларда без тормыштан алынган төрле ситуацияләрне карыйбыз, бәхәсләшеп тә алабыз. Шулай итеп бала тәрбияләүгә, туган телгә булган карашлар уңай якка үзгәрә, ата-аналар бакча тормышында актив катнаша башлый. «Туган телем - иркә гөлем», «Тәрбияле бала нинди ул?», «Бәхетле гаилә серләре», «Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел» темалары буенча фикер алыштык, өлкән буынның киңәшләрен тыңладык. Бакчабызда якташыбыз Р. Фәхреддин мирасын өйрәнү, аның хезмәтләрен укыту һәм тәрбия процессында куллану тәрбиячеләр тарафыннан өзлексез алып барыла торган бер юнәлеш. Ата-аналар белән берлектә татарның үз эш-гамәлләре, әдәпләре заман яшьләре өчен өлге булырлык иң зыялы балалар, шәхесләр тәрбияләү төп максатыбызга әйләнде. «Нәсел җебе өзелмәсен - гаилә учагы сүрелмәсен», «Гаилә - өмет чаткысы», «Гаиләдә һәм балалар бакчасында балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә Р. Фәхреддин мирасын куллану», «Чор тенденцияләре югарылыгында Р. Фәхреддиннең иҗади мирасы», «Белем һәм тәрбия бирү процессында яңа технологияләр кулланып Р. Фәхреддин мирасын өйрәнү», «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү» дигән темаларга ата-аналар катнашында үткән төбәкара фәнни-гамәли конференцияләр моның ачык мисалы булып тора, - ди тәрбиячеләр В. Мөхәммәтдинова белән Э. Бикмөхәммәтова.
Балалар бакчасында баланың киләчәк тормышына нигез салына. Бу чорда, бигрәк тә телне өйрәтүдә, бөтен ваклыклар да әһәмиятле. Әлмәт шәһәренең балаларга татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 58 нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасы тәрбиячеләре баланың сөйләмен формалаштыруда бармак
уеннарына бик зур урын бирәләр. Бармак уеннары, кул-бармак хәрәкәтләрен ныгыту белән бергә, сүз байлыгын үстерүгә дә булышлык итә. Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә тәрбиячеләр татар халык иҗатын, балалар фольклорын киң кулланалар. Бигрәк тә татар халык уеннарына, шигырь, җыр һәм әкиятләргә зур игътибар бирелә. Җырлы-биюле, сүзле, халык авыз иҗаты белән үрелеп баручы уеннар татар халкының көнкүреше, йола-бәйрәмнәре, күңел ачу традицияләре белән тыгыз бәйләнгән. Бу исә балаларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтләрен, танып-белү эшчәнлеген үстерүгә этәргеч булып тора.
Балаларны берләштерүдә, үзара һәм зурлар белән аралашырга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә сәхнәләштерү эшчәнлегенә зур урын бирелә. Театральләштерү алымнарын кертү балада телгә мәхәббәт тәрбияли, сәнгатьле сөйләмне үстерә. Ә сәнгатьле сөйләргә өйрәнү барышында сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы сөйләргә өйрәнә. Бакчада һәрдаим кыска хи-кәяләр, әкиятләр, шигырьләр сәхнәләштерелә.
Тәрбиячеләр, сәнгатьле итеп сөйләү белән беррәттән, актерлык, режиссерлык осталыгына да ия. Габдулла Тукай, Абдулла Алиш әсәрләренә, әхлак тәрбиясе темасына кагылышлы проектлар буенча сәхнәләштерелгән чыгышларны әти-әниләр, бакчага килгән кунаклар хозурына тәкъдим итәләр.
Әлеге бакча коллективы даими рәвештә С. Сөләйманова исемендәге китапханә, Г. Тукай исемендәге балалар китапханәсенә экскурсияләр оештыра, 1 нче мәктәп, музыка мәктәбе, Әлмәт татар дәүләт драма театры белән тыгыз элемтәдә тора. Берничә ел рәттән республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивалендә катнаштылар, шәһәркүләм «Театраль очрашулар» фестиваль-бәйгесендә «Иң яхшы сәхнә композициясе» буенча җиңүче дипломына лаек булдылар.
Тәрбиячеләр дә бик талантлы монда. Яшь тәрбиячеләрдән торган команда Югары Татар КВН лигасының зона этабында Гран-при, ә Казан шәһәренең «Ак Барс» яшьләр үзәгендә үткән югары лига фестивалендә «Иң оста актриса» номинациясендә җиңү яулады. Шул рәвешле тәрбиячеләр үзләре дә иҗади эзләнүдә. Үзләренең эш-гамәлләре белән үрнәк күрсәтәләр.
Туган тел - рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белү тирәлеге киңәю һәм аның чын кеше булып тәрбияләнүе үз туган телен яхшы белүгә бәйле. Һәркем үз баласын акыллы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала. Туган телен яратсын, ана телендә аралашсын өчен бала, һичшиксез, аны камил белергә, бөтен нечкәлекләренә төшенергә тиеш. Бу катлаулы һәм мөһим мәсьәләдә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.
Балам үз ана телен белергә тиеш дигән фикердәге ата-аналар, кызганыч ки, еш очрамый. Тәрбияченең үзенә генә баланы татарча яхшы итеп сөйләшү дәрәҗәсенә җиткерү мөмкин түгел, моңа гаиләнең дә, җәмгыятьнең дә ярдәме кирәк. Белгәнебезчә, баланың теле ана теле белән ачыла, аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөньяга карашы да киңәйгәннән-киңәя бара. Шуңа күрә балаларны ана теленә, үз телендә иҗат итә белергә өйрәтү, анда милләтебезнең әдәби һәм мәдәни байлыкларына кызыксынучанлык, хөрмәт тәрбияләү эшен мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарур.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа