Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы башлыгы өлкән сыйныф укучылары белән очрашты

Бу юлы ул 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Дай 5” белем бирү үзәгендә булды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән чираттагы очрашу уздырды. 

Ул үсмерләр белән Әлмәтнең киләчәге турында сөйләште, аларның алдагы елларга планнары белән кызыксынды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, киләчәктә нинди һөнәр сайларга теләүләрен белдерделәр.

Тимур Нагуманов шәһәр һәм район инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча яшьләрнең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тыңлады.

Очрашу ахырында өлкән сыйныф укучылары Тимур Нагумановка кызыклы, мавыктыргыч әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр. Район башлыгы булачак чыгарылыш сыйныф укучыларын дипломлы белгечләр буларак туган якларына кайтырга чакырды, укучыларга нык сәламәтлек, куелган максатларга ирешүләрен, үз-үзләренә ышануларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса