Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә химия укытучыларының семинары узды

Шәһәрнең 2 нче урта мәктәбе базасында химия укытучыларының "Югары сыйныфларда химия укытуда цифрлы технологияләр куллану"дигән муниципаль семинары оештырылды.

Семинар кысаларында беренче һәм югары категорияле укытучылар үзләренең педагогик эшләнмәләрен тәкъдим иткәннәр. Педагоглар чыгышларында химия дисциплинасының кайбер уку дисциплиналары белән фәнара бәйләнешләрен күзәткәннәр, алар арасында рәсем сәнгате, тормыш иминлеге нигезләре, әйләнә-тирә дөнья һ. б.фәннәр бар. Укучылар зур кызыксыну белән химик тәҗрибәләр үткәргәннәр, аларның нәтиҗәләре цифрлы лаборатория һәм төрле юнәлештәге датчиклар комплекты ярдәмендә эшкәртелгән.

Фото: Әлмәтнең мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса