Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучыларын «Имин юллар» онлайн-олимпиадасына чакыралар

Бәйгедә башлангыч сыйныфлар катнаша ала.

Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда иминлек кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Имин юллар» олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Учи.ру белем бирү платформасында уза. Биремнәр ярышлар башланган көнне шәхси кабинетта ачык була.

Биремнәрне олимпиаданы үткәрү чорында теләсә кайсы уңайлы көндә узарга мөмкин. Ярыш башлангыч сыйныф укучылары өчен укыту һәм тест биремнәреннән тора.

Онлайн-олимпиадага йомгак ясаганнан соң, катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары ала, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса