Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда һәр гаилә балалар бакчасы өчен түләп, компенсация алырга хокуклы

Татарстан халкы өчен республика, федераль ярдәм чаралары каралган

 РФ “Мәгариф турында”гы федераль законы нигезендә инвалид, туберкулез интоксикацияле, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар ата-ана түләвеннән 100 процентка азат ителгән, күп балалы гаиләләр өчен ата-аналар түләве 50 процентны тәшкил итә.


Гаилә кеременә бәйле рәвештә 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан муниципаль берәмлекләрендә балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация билгеләнгән. Аның белән бер кешегә туры килгән керем 20 мең сумнан кимрәк булган барлык гаиләләр дә дә куллана ала. Компенсациянең керемнәр турындагы белешмә тапшырылса гына билгеләнүен хәбәр итте мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. 


Тагын керем күләменә бәйле булмаган федераль ташламалар да бар. РФ “Мәгариф турында”гы закон нигезендә, һәр гаилә беренче балага ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләүгә хокуклы. Ул дәүләт һәм муниципаль балалар бакчаларында ата-ана түләвенең уртача күләменнән 20 процентын тәшкил итә. Икенче балага компенсация күләме – 50 процентны, ә өченче һәм аннан соңгы балаларга – 70 процентны  тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса