Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сыйфатлы ризык - сәламәтлек нигезе

Баласын иртән бакчага яки мәктәпкә озатканда кайсы гына ата-ана көне буена ач йөрмәсме, тамагы туярмы дип борчылмый икән.

Халыкта «Корал эшли - ир мактала» дигән мәкаль бар.

Аш-су өлкәсендә хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итсә дә, бу гүзәл затларга да кагыла. «Татнефть» ярдәме белән Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбе ашханәсе тулысынча ремонтланды һәм өр-яңадан җиһазландырылды. Әйтергә кирәк, бистәнең ике мәктәбендә үзгәртеп коруларга 20 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Хәзер 1 нче мәктәп укытучылары да, ашханә хезмәткәрләре дә, балалар үзләре һәм аларның әти-әниләре дә сөенеп туя алмый. Аш-су осталарына хәзер зур физик көч түгәргә кирәкми, уңайлы җиһазлар ярдәмендә эшләр тиз башкарыла.

- Ашханәбездә нәкъ өйдәге кебек әзерлиләр, - ди 1 нче мәктәптә озак еллар тарих укытучы Рәмзия Сафина. - Меню бай, ризыклар сыйфатлы. Үзем шушы мәктәпне тәмамладым, Казан дәүләт педагогия институтында белем алганнан соң үз мәктәбемә укытырга кайттым. Мәктәптә укыган елларда без кайнар ризык турында хыяллана да алмый идек, коржик белән бер стакан томат согы эләксә, шуңа да сөенә идек. Ә хәзер исә бөтенләй башкача.

Ашханәгә капиталь ремонт кирәклеге хакында «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның узган елның 5 октябрендә Укытучылар көне уңаеннан очрашуы вакытында сүз кузгатылган иде.

Аш-су осталарының эш сәгате иртән үк башлана, чөнки сигезгә иртәнге аш әзер булырга итеш.

Кухняда бөтен нәрсә яңа: заманча суыткычлар, туңдыру ларлары, плитәләр һәм мичләр, савыт-саба юу машиналары, электрон җиһазлар, пычакларны дезинфекцияләүче җайланма, электр самавырлары, микродулкынлы мич, казаннар, ипи һәм савыт-саба өчен шкафлар. Ризык әзерләү, әзер ризыкларны һәм эчемлекләрне салу өчен савытлар тулысынча алыштырылды.

Ремонт бик тиз вакытта - ике ай дигәндә башкарылды. Мәктәптә 572 бала белем ала, һәрберсе ашханәдә туклана, шулай ук озынайтылган көн төркеменә йөрүчеләр дә биредә ашый. Балаларны озак вакытка кайнар ризыксыз калдырмас өчен күп көч түгәргә туры килә.

Ярымфабрикатлар СанПиН таләпләренә туры килә. Биредә итнең берничә төрен, сөт ризыкларын һәм башкаларны аерым саклау өчен дә шундый шартлар бар.

Әйтергә кирәк, әлеге мәктәп ашханәсендәге ремонт бердәнбер үзгәреш түгел. Элегрәк бистәнең ике мәктәбендә дә нефтьчеләр ярдәме белән башлангыч сыйныфларга парталар алыштырылды. Болар барысы да балаларның сәламәтлеге хакына эшләнә.

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мәктәп