Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карантинның дүртенче атнасы яки «Миңа барыбер, мин армиядә»

Көне буе өйдән чыкмый гына укып яту яки эшләү турында кем хыялланмый икән? Карантинның беренче атнасында ай куанды инде халык!

Чемоданнарны тутырып, без – студент халкы да өйләребезгә кайтып киттек...

Карантин карантин инде ул, әмма тормыш барышын бөтенләйгә туктатып булмый. Беренче көннәрне гаилә, күптән күрмәгән дуслар белән аралашу, ерак тартмага салынып куйган планнарны барлау белән мәшгуль булсак та, аннан соң күкнең җиденче катыннан төшеп, реаль тормышка кайтырга туры килде. Хакимият укыту-укуны электрон форматта алып барырга дигән карар чыгарды. Шунда ук авыл, туган йорт тынычлыгы артында онытылып калган уку кабат башланып китте.

- Беренче булып башка курку гына килде. Ник дигәндә, элек мондый хәлгә юлыккан юк иде. Нәрсә эшләргә, ничек эшләргә – беркем бернәрсә белми. Аннары аңлаттылар инде. Бер-ике көн җәфаланганнан соң, эш алга китте. Рәхәт дип тә әйтеп була, - дип сөйли Назлия Габдуллина – Яр Чаллы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Укытучыларга стресс булса, укучыларга, студентларга тагын да авыргарак туры килде. Әйе, без әле яшь, техниканы яхшырак аңлыйбыз. Әмма «Кайдан нинди кушымта алып, теркәлү узарга?», «Ничек итеп эшләргә?», «Бу эшне ничәсенә кадәр тапшырырга?» кебек сораулар һәм мәгълүмат агымы башны әйләндерде. Паникага бирелмичә булдыра алмадык. Шәхсән үзем игътибарлы, өлгер булсам да, күз яшьләрен түгәргә дә өлгердем.

Кыскача әйткәндә: ярты көн компьютер каршында дәрес уку, икенче яртысы компьютер каршында дәрес эшләү белән уза. Укытучылар тарафыннан бирелгән эшләр шактый артты. Аларны да аңлап була. Алар да шушы система корбаннары.

Әле Путин биргән бер атна каникул турында әйтергә онытканмын. Аны да өстәмә паралар рәвешендә укыдык кына түгел, узып та киттек бугай. Барыбер укырга кирәк булгач, каникул дип нигә ирештерергә иде инде? Бу зарлану түгел, болай, сүз уңаеннан гына әйтүем.

Бер аудиториядән икенчесенә, бер бинадан икенчесенә күчеп йөргәндә күбрәк өлгерә идек, дигән фикергә килдек курсташлар белән. Үз-үзеңне карау, теләгән җиргә бару, гаиләң белән бер кухняга чыгып ашаганда гына түгел, сәгатьләр буе сөйләшүне тәмам сагынып беттек. Бу карантинның ни аркасында башланганы, чир-мазары да онытылды инде.

Былтыр бу вакытта яз һавасыннан баш әйләнеп, тирә-юньдәге паркта ничә агач бар икәнелеген санап, кибеттә чыккан һәрбер күлмәк-босоножкины киеп карап чыга идек. Быел агачларга тәрәзәдән генә карап утырасы.

Карантинның дүртенче атнасы узып бара. Ә хәлләр? Кемнеке - ничек. Күнегеп тә беттек бугай шушындый режимга. Юри генә Инстаграм битемдә бу уңайдан сораштыру урнаштырган идем, җавап биргән 91 кеше арасында

29 ы «Ошый», ә калган 62 кеше «Юк, ошамый» дигән җавапны сайлаган. Ә шулай да позитив бер җавап алдым. Берәү болай дигән: «Миңа барыбер, мин армиядә». Әйтте – кисте. Эше бер кат. Безнең кебек газапланмый егет!

Икенче бер сорау бирдем: «Карантинга кадәр булган тормышның нәрсәсен сагынасыз?» Иң кызыклы җаваплар арасыннан түбәндәгеләрен сайлап алдым:

«Өйдә уку атмосферасы юк. Әти-әниләр, энеләр, сеңелләр үз мәшәкатьләре белән йөри. Гади тынычлык һәм үз-үзеңне кулга алып, тулы көчкә эшләү җитми»,

«Күзгә-күз карап сөйләшү, университетның коридорлары буенча аяк белән атлап йөрү һәм кызыклы паралар»,

«Тулай торак», «Студентлар оешмасы», «Укытучылар», «Яз исе» кебек җаваплар да бик еш очрады.

Соңгы соравым мондый булды: «Карантин тәмамлангач, беренче булып нәрсә эшлисез?». «Бауман урамын 100000 кат әйләнәм», «Америкага эшләргә китәм», «Дуслар белән каһвәханәгә барып, иң кыйммәтлесен эчәм» дип яздылар.

Чыннан да, әйбернең кадерен югалткач кына белә башлыйсың икән. Безгә хәзер саф һава, урам, кеше белән күзгә-күз сөйләшү дә тансык. Шәһәр кешесенә аеруча җиңел түгел. Авылда өй тирәсен, бакчаны урап кереп була әле. Ә шәһәрдә соң ни? Шул дистанцияле уку булса гына...

Шулай да борчылмыйк әле. Барысы да озакламый бетәчәк. Барыбыз да урамнарга чыгып, чын яз һавасын татып, теләгән җирләргә барып, күптән күрешмәгән коллегалар, сыйныфташлар, төркемдәшләр белән кул бирешеп сәламләшербез!

Алсу Мансурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса