Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда балалар бакчалары 12 майдан эшли башлаячак

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Татарстанда балалар бакчалары 12 майдан гадәти режимда эшли башлаячак.

Хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм  Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан балаларны  гомуми изоляциядән соң кабул итү тәртибе  эшләнә.

Шулай ук 12 майдан аз комплектлы авыл уку йортлары укучылары (20 балага кадәр) парта артына утырып, штат режимында үз мәктәпләрендә укыячаклар», - диелә хәбәрдә.

Республиканың башка мәктәп укучылары 12 майда укуларын дистанцион рәвештә дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса