Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

16 нчы мәктәптә тарихны барладылар

Әлмәт җитәкчелеге, укытучылар, укучылар 16 нчы мәктәптә "Танылмыйдыр кеше тышыннан, таныла ул-кылган эшеннән" дигән фәнни-гамәли конференциягә җыелды.

Чарага ТР Фән академиясенең вице-президенты, академик Рафаэль Хәкимов, Башкортстан мәгариф идарәсеннән вәкилләр, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова һәм башка кунаклар килгән иде.

Мәдәни чара тулысы белән Татарстан тарихына, милләтара дуслыкка, үзара аңлашып, тарихны барлып яшәүгә багышланган иде. Мондый зур чара Әлмәт җирлегендә беренче тапкыр узды. Аны киләсе елларга да уздырырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса