Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Татарстан киләчәге көллияте»нә 125 студент кабул ителде

Яңа уку елында 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 125 кеше «Татарстан киләчәге көллияте»нә укырга керде. Проект ЧТПЗ төркеме һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан «Алнас» заводы һәм Әлмәт һөнәри көллияте базасында гамәлгә ашырыла.

«Татарстан киләчәге көллияте» проекты студентларының җиденче җыелмасы ике белгечлек һәм өч һөнәр буенча узды, алар урта һөнәри белем таләп итә торган 50 иң кирәкле, яңа һәм перспектив һөнәр исемлегенә кертелгән. 125 бюджет урынына 196 абитуриент дәгъва кылган.

Быел "Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер" белгечлеге буенча бер урынга ике кеше туры килгән. Абитуриентлар арасында шулай ук «Станокчы (металл эшкәртү)» һәм «Слесарь эшләре остасы» һөнәрләре дә популяр.

«Татарстан киләчәге көллияте»ндә укыту Алман дуаль белем бирү моделенә нигезләнгән: 40% ын теория, 60% ын заманча югары технологияле җиһазларда практика узу тәшкил итә. Студентларга туклану чыгымнары компенсацияләнә, медицина хезмәте күрсәтелә һәм махсус кием бирелә, ә иң яхшы студентларга өстәмә стипендия дә түләнә. Уку тәмамланганнан соң, чыгарылыш укучылары Самара өлкәсенең Мирный бистәсендә урнашкан ЧТПЗның шефлыкка алынган төркемендә хезмәт итү мөмкинлегенә ия.

— «Татарстан киләчәге көллияте»нә укырга керергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Көллияттә яңа уку елында барлыгы 454 студент белем алачак. Безнең чыгарылыш укучыларына хезмәт базарында ихтыяҗ зур — быел укуларын уңышлы тәмамлаган яшь белгечләрнең яртысыннан артыгы «Алнас» заводына эшкә чакырылды, — дип шәрехләде «Татарстан киләчәге көллияте» проекты җитәкчесе Айрат Хафизов.

«Татарстан киләчәге көллияте» белем бирү проектының җиде ел эшчәнлек җәелдереү дәверендә 283 чыгарылыш укучысы урта һөнәри белем турында дипломнар алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса