Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1 нче мәктәп Сәламәтлек көне уздырды

Әлмәтнең 1 нче мәктәп коллективы узган атнада сәламәтлек көне уздырды. Ел саен оештырыла торган әлеге чарада 7-11 нче сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты.

Иске Әлмәттә урнашкан иң өлкән мәктәп коллективы көзнең матур көннәрендә Урсалы Сабан туе мәйданына җыелышып, спорт уеннарында катнашып, туристик маршрутлар узып рәхәтләнеп ял итте. Иртән башланган чара төшкә хәтле дәвам итте. Сәламәтлек көнендә катнашучылар учакта казан асып пешергән турист боткасыннан да авыз итте. Әйтергә кирәк, төрле спорт ярышларында да, хәтта казан асу осталыгында да җиңүчеләр билгеләнде. Азактан барысы да бергәләшеп җыелып алдынгыларны бүләкләү тантанасында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса