Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Зәкия Туешева: “Яшисе килә, черт возьми!”

Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисты, танылган режиссер, Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы Зәкия Туешеваның 95 яшен билгеләп үттеләр.

Юбилярны котларга мәдәният министрлыгы, район җитәкчеләре, республика театрлары әһелләре, сәнгать сөючеләр килгән иде.

Легенда. Театрның бренды. Монолит. Гигант. Тере тарих... Котларга сәхнәгә күтәрелүчеләр Зәкия апаны шулай бәяли. Ә үзе: "Хатын-кыз - хатын-кыз инде ул, аның дәрәҗәсе үзе белән", - ди. Ә ул дәрәҗәсен белә. Тамашачы да бу ханымның абруен таный. Юкка гына аны зал аягүрә басып, алкышлап каршыламады. Зәкия апа әле бүген дә күтәренке рухлы, затлы шәхес, чын актриса, талантлы режиссер, каләме шома язучы. Ул әле дә солдат.

Хатирәләр - сәхнәдә

Юбилей кичәсендә тамашачы актерлар ярдәмендә режиссерның үткәненә караш ташлады. Хатирәләр, ул уйнаган һәм куйган спектакльләр кабат сәхнәгә кайтты.

Илдә-көндә хөрмәткә лаеклы мулла кызы Зәкия Туешеваның күңеленә театрга мәхәббәт орлыгы балачакта салына.

- Кырыс заман җиле урамга ташлаган бер бала идем мин. Бала-чага белән уйный алмадым, уйнаганнарын караганга да ком сибеп китә иделәр. Шуңа күрә төнге урамны үз иттем, - дип башлады сәхнә белән беренче танышуы турындагы хатирәләрен юбиляр. - Шулай бервакыт кара кичтә урам буйлап барам. Күрәм бер тәрәзәдә ут бар...

Тәрәзә аша эчтәге манзараны бераз күзәткәннән соң сабый эчкә уза һәм мич башына менеп "кунаклый". Клуб була бу. Ә гәпләшкән яшьләр драма түгәрәгенә йөрүчеләр икән. Берәүнең вакытсыз авырып китүе, шуның аркасында пьесаны укучы юклыгыннан зарланалар. Үзе дә сизмәстән: "Мин укый беләм", - дип кычкырып җибәрә мич башына яшеренгән кыз бала (Мулла абзый кызын яшьтән үк укырга-язарга өйрәтә. Мәктәпкә дә беренчегә түгел, икенче сыйныфка бирәләр Зәкияне. Л.М.). Шулай итеп Зәкия Туешеваның беренче роле "суфлер" була. Театр сәнгатендә беренче чирканчыгы. Бу сәнгать аңа шулкадәр якын булган күрәсең, үсмер кыз Камал театры каршындагы студиягә укырга килә. Аннан имтихан алып, кызыкайны студиягә кабул итүчеләр кем дисез? Салих Сәйдәшев, Шириаздан Сарымсаков... Тырыш кыз укуын тәмамлагач, Камал театрында эшләячәк яшьләр исемлегенә эләгә. "17 яшемә кадәр мин үземне чүп кебек хис иттем. Ә Камалда миңа тел-теш тидермәделәр", - дип остазларын ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән искә алды Зәкия апа.

Рухы сынмас батыр солдат

Ләкин сугыш яшь актрисаның планнарын чәлпәрәмә китерә. Хәрби комиссариатка барып фронтка китү теләген белгерткәч, аны: "Безгә актрисочкалар кирәкми", - дип кире боралар. "Халык дошманы" давылы сындыра алмаган кызны ул гына җиңә аламы соң?! Киресенчә, горур башына "шул яшемә кадәр күргән золым өчен яхшылык белән җавап кайтарырга вакыт" дигән уй килә. Шәфкать туташлары әзерләү курсларын тәмамлап, Зәкия Туешева фронтка китә.

- Сез хәзер дә сафта. Орелдан Берлинга кадәр җиткән, Украинаны, Белоруссияне азат итеп, шанлы юл узган данлы солдат сез. Кызыл Йолдыз ордены, башка сугышчан орден-медальләр шул хакта сөйли, - дип билгеләп үтте котлавында Әлмәт хәрби комиссары урынбасары Нәфис Гыйззәтуллин.

- Ул дәһшәтле еллар турында бер генә җөмлә ишетелсә дә, күз алдыма 4 елдан арткан сугыш килеп баса, - ди Зәкия апа үзе. Шуңа күрә дә сугыш темасына багышланган спектакльләрне үзгә мөнәсәбәт белән, тетрәндергеч итеп куя ул сәхнәгә.

Ибраһим Абдуллинның "Эх, Уфа кызлары", Афанасий Салинский әсәре буенча куелган "Кайда күрдем мин сине" спектакльләреннән өзекләрне безгә, бүгенге тамашачыларга күрү насыйп булды.

Театрга кайтыгыз!

Юбилей кичәсе кунаклары заманында Зәкия апа куйган "Тиле яшьлек" (Ибраһим Абдуллин), "Диләфрүзгә дүрт кияү" (Туфан Миңнуллин), "Яшь йөрәкләр" (Фәтхи Бурнаш), "Чаткылар" (Таҗи Гыйззәт) спектакльләреннән өзекләрне тамаша кылды. Ул гынамы?! Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектаклендәге Тәңкәбикәне хәтердә яңартты Зәкия апа. Сәхнә алиһәсе сез!

- Татар тарихы легендар шәхесләргә бай. Ул исемлектә Сөембикәдән башлап бүгенгәчә мәшһүр хатын-кызлар да күп, - дип ассызыклады котлавында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт һәм Муса Җәлил исемендәге республика бүләкләре лауреаты Наил Дунаев. - Сәнгать дөньясында мин өчесен билгеләп үтәм: күренекле татар опера җырчысы, мөгаллимә, музыка һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова, татар академия театрының танылган сәхнә остасы, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты Рәшидә Җиһаншина һәм ТАССРның халык артисты, Ватан сугышы ветераны, танылган режиссер Зәкия Туешева.

Кичәдә мөхтәрәм шәхескә театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше, фидакарь хезмәте өчен Татарстан Президентының Рәхмәтен тапшырдылар. Шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбакировтан котлау телеграммаларын ирештерделәр. Тәбрикләү сүзләре, алкышлар, чәчәкләр, бүләкләр күп булды. Берәүләр аның таланты алдында баш иде. Икенчеләр ихтирам белән аның шәхесе алдында тез чүкте. Хәтта кул арбасына утыртып сәхнә әйләнделәр.

Башкаларга үрнәк, гыйбрәтле дә, данлы да, фидакарь хезмәттә үткән озын гомерендә сәнгать белән дәвалаучы моңа лаек. Ул бүген дә театр дип яши.

- Театрның киләчәге - бик мәрхәмәтле, белемле кешеләр кулында. Бүген ул үзе тудырган режиссерга юл ача. Театрга кайтыгыз. Театрны яратыгыз. Театр - ул тормыш! - дип мөрәҗәгать итте Зәкия апа үзен басып алкышлаган тамашачыга. Үзенә игътибар, ихтирам мулдан булуын да искәртеп, үзенчә шаяртып: "Яшисе килә, черт возьми!" - дип өстәде. Яшәргә дә әле, яшәргә!

Ләйләгөл МИНАЕВА

Евгений Михайлов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса